news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казансу елгасында суга баткан ир-атның мәетен тапканнар

Хәзер әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен һәм мәрхүмнең шәхесен ачыклыйлар.

Казансу елгасында суга баткан ир-атның мәетен тапканнар

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бу хакта 112 бердәм номерына шаһитлар хәбәр иткән.

Төнлә шул тирәдән үтеп баручылар «Казан» гаилә үзәге тирәсендә, Казансу елгасында ир-ат мәетенә юлыккан. Коткаручылар аны судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Ир-атның мәетен яр буеннан 5-6 метр ераклыкта табып алганнар. Хәзер әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен һәм мәрхүмнең шәхесен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100