news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән хастаханәсендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган, өчесе реанимациядә

Янгын йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлегендә чыккан.

Яшел Үзән хастаханәсендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган, өчесе реанимациядә

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Яшел Үзән район хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлегендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган. Янгын турында хәбәр кичә 22.15 сәгатьтә 112 номерына килеп ирешкән.

Янгын урынына 53нче янгын сүндерү часте янгын сүндерүчеләре килеп җиткән. 22.31 минутта янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы өч квадрат метр тәшкил иткән.

10 минуттан янгын сүндерүчеләр ике кешенең гәүдәсен тапкан. Тагын ике кеше пешкән. Соңыннан шуларның берсенең һәлак булуы турында хәбәр килеп иреште. Бинадан 88 кеше эвакуацияләнгән булган.

Янгын сәбәпләре ачыклана. Трагедия урынына ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков килеп җиткән. Министрлык хәбәр итүенчә, янгын ясалма сулыш алдыру аппараты белән бәйле түгел.

Хәзерге вакытта ике кеше төтен белән агуланып, бер кеше тәне пешеп реанимациядә ята.


news_right_1
news_right_2
news_bot