news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү үзәгендәге банкта кешеләрне заложник итеп алучыны тоткарладылар

Бүген көндез билгесез җинаятьче банкта берничә кешене заложник итеп алган иде.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Мәскәү үзәгендә урнашкан «Альфа-Банк» бүлекчәсендә кешеләрне заложник итеп алган җинаятьчене полиция тоткарлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте

Билгесез кеше азык-төлек китереп бирә торган агрегаторлар сумкасы тоткан килеш банкка керә. Аннары ул бинага шартлаткыч куелуын әйтә. Шуннан соң җинаятьче берничә кешене банкта тоткарлый һәм бинаны шартлату белән яный. Бу урынны полиция хезмәткәрләре чолгап ала.

Соңрак аны тоткарлау турында хәбәр ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100