«Акульчев» фабрикасының рәсми вәкиле төнге янгынны шәрехләде

Янгын башлангач, персоналны оператив рәвештә урамга чыгарып өлгергәннәр.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Акульчев» фабрикасының янгын чыккан цехыннан персоналны тиз эвакуацияләү нәтиҗәсендә корбаннар булмаган. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 22.00 сәгатьтән соң «Акульчев» икмәк-күмәч һәм кондитер фабрикасының бер цехында янгын чыккан. Компания хезмәткәрләре персоналны оператив рәвештә урамга чыгарган. Шуның нәтиҗәсендә корбаннар булмаган.

Компаниядә хәбәр итүләренчә, хәзер янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар һәм китерелгән зыянны исәплиләр. Якын арада цехта ремонт эшләре башланачак.

«Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә оператив һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Алар ярдәме белән янгын тиз арада сүндерелде», — диделәр компаниянең матбугат хезмәтендә.