Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

23 апрельгә мәгълүматлар буенча, Covid-19 инфекциясеннән 453 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше — 1948 елда һәм 1950 елда туган ир-атлар үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

23 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Covid-19 инфекциясеннән 453 үлем очрагы теркәлгән.