news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә гараж комплексында җиңел машина янган

Янгын чыгу сәбәбе һәм зыян суммасы ачыклана.

Әгерҗедә гараж комплексында җиңел машина янган

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген көндез 10.11 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Островский урамындагы гараж комплексында «ЗАЗ» җиңел машинасы яна, дигән хәбәр килгән.

Урында ачыкланганча, ут автомобильнең мотор өлешенә капкан. Янгын сүндерүчеләр җиңел машинага күбек сиптергән, утны шулай туктата алганнар.

Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәпләре һәм зыян суммасы ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot