news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда җәяүлеләр кичүеннән баручы кызны автомобиль бәрдергән мизгел видеога эләккән

28 яшьлек кызның тубык сөяге сынган.

Чаллыда җәяүлеләр кичүеннән баручы кызны автомобиль бәрдергән мизгел видеога эләккән

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллы шәһәрендә җәяүлеләр кичүендә автомобиль бер кызны таптаткан. Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль капотына бәрелгәннән соң, кызны өскә атылып киткән һәм ул юлга килеп төшкән.

Дәүләт автоинспекциясенең Чаллы бүлегендә хәбәр итүләренчә, 42 яшьлек ир-ат идарә итә торган «Форд» Машина төзелеше урамы буйлап хәрәкәт иткән. Двигательләр заводы янында автомобиль җәяүлеләр юлы аша йөгереп чыгып баручы ике кызның берсен бәрдергән.

 Чаллыда яшәүче 28 яшьлек кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып барганнар. Анда зыян күрүченең тубык сөяге сынганын ачыклаганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100