Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль челтәрләрдә Түбән Камада коронавирус турында кабат ялган мәгълүмат таратыла
Элек бу мәгълүмат шәһәр башкарма комитеты һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан кире кагылган иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 апрел, «Татар-информ»). «ВКонтакте» социаль челтәренең «Альянс врачей» дигән төркемендә кабат Түбән Камада эпидемиологик хәл турында ялган хәбәр язылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Элек бу мәгълүмат шәһәр башкарма комитеты һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан кире кагылган иде. Әмма төркем администрациясе ялган мәгълүмат таратуны дәвам итә.
Түбән Кама хастаханәләренең барлык хезмәткәрләре дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Сүз уңаеннан, госпитализация таләп ителгән пациентларны Казан һәм Чаллы оешмаларына җибәрәләр, Түбән Камада шулай ук госпиталь бар, тик ул әлегә резерв булып тора һәм хәзер анда COVID-19 расланмаган, ә «пневмония» диагнозы куелган пациентлар дәвалана.
Мәгълүматны рәсми чыганаклардан гына укуыгызны сорыйбыз. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында коронавирус белән авыручы 17 кеше теркәлгән. Алар барысы да амбулатор һәм стационар дәвалану уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз