news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мэрия бинасын эвакуацияләгәннәр

Кремль урамындагы бина янына ашыгыч ярдәм машиналары һәм янгын сүндерү техникасы җыелган.

Казанда мэрия бинасын эвакуацияләгәннәр
Елена Саляхова

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанда мэрия бинасын эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлне күргән кешеләр хәбәр итте.

Кремль урамындагы бина янына ашыгыч ярдәм машиналары һәм янгын сүндерү техникасы җыелган.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, бинада «шартлаткыч җайланма урнаштырылуы» хакында шалтырату килгән.

Ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләр бинаны тикшергәннән соң, шалтыраткан кешене эзләргә керешәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot