news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буадагы бер йорттан наркотик матдә тапканнар

Экспертиза тикшерүе бу матдәне марихуана икәнен раслаган.

(Буа, 23 апрель, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районы эчке эшләр бүлегенең наркотикларга көрәш төркеме хезмәткәрләре оператив эзләү чаралары барышында 1978 елгы буалының өеннән пластик шешәгә салып куелган наркотик матдә тапкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Экспертиза тикшерүе бу матдәне марихуана икәнен раслаган. Тикшерү бүлеге хезмәткәрләре җинаять эше кузгаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot