Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азинода бер төркем яшүсмернең яшьтәшләрен кыйнау факты буенча җинаять эше ачылды
Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, әлеге җинаятьтә катнашы булган берничә кеше тоткарланган.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казанның Азино микрорайонында бер төркем яшүсмернең яшьтәшләрен кыйнау факты буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
«Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара», - дип белдерде чыганак.
Чыганак мәгълүматлары буенча, бу җинаятьтә катнашы булган берничә кеше тоткарланган. Кайбер мәгълүматларга караганда, биредә алты яшүсмер хакында сүз бара.
- Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанның Азино микрорайонында берничә яшүсмернең 17 яшьлек егетне кыйнавы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге мизгел видеокамерага эләккән, шуннан соң социаль челтәрләр һәм мессенджерларда кыйналган егетнең һәлак булуы турында мәгълүмат таратканнар. Әмма полицейскийлар бу мәгълүматны кире какты – төрле тән җәрәхәтләре алган егетне берничә көннән соң хастаханәдән чыгардылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз