news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында җиңел автомобиль «КАМАЗ» белән бәрелешкән, ике кеше зыян күргән

Җиңел автомобильдәге төрле тән җәрәхәтләре алган ике кешене (машина йөртүче һәм пассажир) хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сигезләр тирәсендә республиканың Саба районында, Шәмәрдән – Пчеловод автомобиль юлында җитди юл һәлакәте булган.

Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, биредә Renault җиңел автомобиле һәм «КАМАЗ» йөк машинасы кара-каршы бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле юл читенә төшеп киткән. Авария булган урыннан җибәрелгән фотолардан күренгәнчә, аңа шактый зыян килгән – кузовының алгы өлеше һәм алгы тәрәзәсе ватылган, капоты һәм ишеге чыгып төшкән.

«Җиңел автомобильдәге төрле тән җәрәхәтләре алган ике кешене (машина йөртүче һәм пассажир) хастаханәгә озаттылар», - дип искәртте авариянең шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100