news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланы хакимияте бинасына флагны дөрес элмәгән өчен җитәкчегә штраф салганнар

Башкарма комитет бинасына Россия флагын астын өскә әйләндереп элгәннәр.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Кама Аланы Башкарма комитеты бинасында Россия Федерациясе флагын астын өскә әйләндереп элгән өчен комитет җитәкчесенә 5 мең сум күләмендә штраф салганнар.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Гаммәви мәгълүмат чараларында Кама Аланы хакимияте бинасына Россия флагын дөрес элмәү хакында мәгълүмат таралган иде.

Шул хакта прокуратура тикшерү үткәргән һәм Башкарма комитет җитәкчесенә карата «Россия Федерациясенең дәүләт символларын рәсми рәвештә файдалану тәртибен бозу» маддәсе буенча административ эш кузгаткан.

Суд җитәкчегә 5 мең сум штраф салырга дигән карар чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot