news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике катлы йортта чыккан янгында тагын бер кеше үлгән

Шулай итеп, янгын корбаннары өчкә җиткән.

Татарстанда ике катлы йортта чыккан янгында тагын бер кеше үлгән

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яңа Николаевск бистәсендә янган йортны сүткән вакытта янгын сүндерүчеләр тагын бер кешенең мәетен тапкан.

Шулай итеп, янгын корбаны өч кеше булды, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Моннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республиканың Яшел Үзән районындагы бер бистәдә ике катлы йорт януын, аның беренче катында кафе һәм кибет булуын, ә икенче катында кешеләр яшәвен хәбәр иткән иде. Вакыйга урынында ике кешенең мәете табылган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot