news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда күп фатирлы торак йортның түбәсе ишелгән

Түбә ишелүнең бер сәбәбе кар өеме булырга мөмкин.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасында күп фатирлы торак йортның 300 квадрат метр зурлыгында түбәсе җимерелеп төшкән.

Гадәттән тыш хәл Башкортстанның Бишбүләк районы Бишбүләк авылында булган. Үзәк урамда урнашкан бер йортның өлешчә түбәсе җимерелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РИА Новости.  

Вакыйга булган урынга килгән коткаручылар торак йортның ике кыеклы түбәсе өлешчә җимерелүен ачыклый. 16 фатирлы йортның 300 квадрат метр мәйданда түбәсе ишелгән. Түшәмгә зыян килмәгән.

«Түшәмгә зыян булмаган, һәлак булучылар яки имгәнүчеләр юк», — диелә ведомствоның матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

Түбә ишелүнең бер сәбәбе кар өеме булырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100