Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Аларның барысы да 1949 елда туган булган.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды», диелә хәбәрдә.
1949 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Башка авырулары кискенләшү сәбәпле, аның хәле начарланган.
1949 елда туган ир-ат та пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Аның да хроник авырулары булган.
1949 елда туган тагын бер хатын-кызны йогышлы авырулар хастаханәсенә күчергәннәр. Пациентта полиорганик җитешсезлек булган.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән, дип ачыклык кертәләр ведомствода.
2 декабрьгә мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирустан 141 үлем очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз