Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде

Бүген көн уртасы тирәсендә республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстан трассасында дүрт кеше үлгән юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео барлыкка килде.

Кадрларда ике автомобильнең дә кузовларының шактый җимерелгәнлеге күренә, ә машиналар янында һәлак булган кешеләр ята.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, авария бүген көн уртасы тирәсендә  республиканың Балык Бистәсе районында булган. Алдан ачыкланганча, «КИА» машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, «Лада» машинасы белән капма-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше – ике машинаның да йөртүчеләре һәм «Лада» автомобиленең ике пассажиры һәлак булган.