Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ир-ат һәм хатын-кыз Казандагы дача йортында чыккан янгында пешкән
Кичә кич белән «Дружба-1» бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Ир-ат һәм хатын-кыз Казандагы дача йортында чыккан янгында пешкән.
«Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә төнге унберенче яртыда 101нче янгын сагы чакыру номерына Казанның Совет районында «Дуслык-1» бакчачылык ширкәтендә кечкенә генә бакча йорты януы турында хәбәр килгән.

Янгында ике кеше зыян күргән. 41 яшьлек ир-атның бите һәм муены пешкән, аны Республика клиник хастаханәсенә озаталар. Кулы җәрәхәтләнгән 47 яшьлек хатын-кыз госпитализациядән баш тарткан.

Янгын мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сәбәбе булып, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз