news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Лада» һәм «Мерседес» катнашындагы авариядә ике бала һәлак булган

Юл-транспорт фаҗигасе Казанның Мамадыш трактында булган.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Алексей Новиков). Казанда Киров өлкәсеннән килгән «Лада» һәм «Мерседес» машиналары катнашындагы авариядә ике бала һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитләре хәбәр итте.

Авария Казанның Мамадыш трактында, Питрәч ягына киткән юлда булган.

«Лада» машинасындагы балалар һәлак булган, аларның әниләрен хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot