news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүчеләр троллейбус түбәсендә утырып барган кешене видеога төшергән

Шаһитлар сүзенчә, троллейбус светофорның кызыл утына хәрәкәт иткән.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән социаль челтәрләрдә Казанда троллейбус түбәсендә утырып барган кеше турында видеога чыкты.

Видео төшерүче сүзләренчә, җәмәгать транспорты юл чатыннан борылганда светофорның кызыл утына хәрәкәт иткән.

Видеода троллейбус өстендә утыручының транспортның штангасын тотып баруы күренә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100