news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы бер сәгать буе ишегалдыннан чыга алмаган

Бу хәл иртәнге сәгать биштә булган.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Чаллы шәһәре ГЭС бистәсендәге бер ишегалдыннын ашыгыч ярдәм машинасы сәгатькә якын кузгалып китә алмаган. Ә ашыгыч ярдәм машинасында авыру бала утырган. Бу хактагы хәбәр социаль челтәрләрдә чыкты.

Видеога төшерүче хатын сүзләренчә, бу хәл иртәнге сәгать биштә булган. Бу вакытта ашыгыч ярдәм машинасына комачаулаган автомобиль хуҗасы машинасын күчереп куюдан баш тарткан.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу хәлдән соң «Комсомольский» полиция бүлеге хезмәткәрләре тикшерү башлаган. Бу хәлне ачыклау дәвам итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100