news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән дүрт кеше үлгән

Республикада коронавирустан барлыгы 237 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән дүрт кеше үлгән

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлде, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәрхүмнәрнең өчесе ир-ат, берсе хатын-кыз. Ир-атлар 1927, 1930, 1982 елда туган. Хатын-кыз 1932 елгы.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.

Шулай итеп, республикада коронавирус корбаннары саны 237 булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100