news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән

Авария бүген иртән Рихард Зорге һәм Бертуган Касыймовлар урамнары чатында булган.

Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән күмәк юл-транспорт һәлакәтен шаһитлар видеога төшереп алган. Видеоролик социаль челтәрләрдә чыкты.

Авария бүген иртән Бертуган Касыймовлар һәм Рихард Зорге урамнары чатында булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус берьюлы берничә автомобильне бәрдергән. Кадрларда кимендә биш автомобильгә зыян килгәне күренә.

Авария аркасында юлда зур бөке барлыкка килгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100