news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Дилия Әхмәтшинаның югалган әтисен полиция һәм волонтерлар эзли

Ижевскида яшәүче Фәрит Әхмәтшинны соңгы тапкыр 17 гыйнвар кичендә күргәннәр.

Җырчы Дилия Әхмәтшинаның югалган әтисен полиция һәм волонтерлар эзли
Дилия Әхмәтшинаның шәхси архивыннан

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Җырчы Дилия Әхмәтшинаның югалган әтисен полиция һәм волонтерлар эзли. Бу хакта җырчы «Татар-информ»га сөйләде.

«Ул үзе генә гомер итә. 17 гыйнвар киченнән бирле телефоны сүнгән, соңгы тапкыр аны Ижевскида эш урынында күргәннәр», — диде «Татар-информ»га Дилия Әхмәтшина.

Җырчы, әтисен табуда ярдәм итүне сорап, башта Инстаграмда язды. Хәзер инде эзләүгә тикшерү төркеме һәм югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнүчеләр дә кушылган.

«Әти командировкалар буенча еш кына Татарстанга, Мәскәүгә йөри иде. Юрталар төзеде, кымыз һәм ит сату белән шөгыльләнде. Ул иҗади шәхес – җырлар яза, татар телен һәм тарихын саклап калу өчен күп көч куя, әле сәламәтлеге дә Аллага шөкер иде», — диде ул.

Әхмәтшин Фәрит Мансурович 1960 елгы, буе уртача, ябык, кара ботинкалар һәм джинсы, куе зәңгәр куртка, каралы-сорылы башлык кигән булган. Ижевскиның Азин урамы, 1 йортындагы бинадан чыкканнан соң кая киткәне билгесез. Бу кеше турында мәгълүматы булучыларның 02 номерына яки эзтабарлар отрядына 8 951-195-29-71 номерына шалтыратуы сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100