news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп балалы ананың алимент буенча бер миллион сум бурычы җыелган

36 яшьлек дүрт балалы хатын ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм балаларына ярдәм итәргә теләмичә, приставлардан качып йөргән.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лениногорск районында яшәүче, алимент буенча бер миллион сум бурычы җыелган күп балалы ананы рәшәткә артына озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Суд приставлары федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Идарәдә сөйләүләренчә, 36 яшьлек дүрт балалы хатынны ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Ул алимент түләмәгән, эшкә урнашмаган, приставлардан качып йөргән һәм шунлыктан аны эзләүгә биргәннәр. Шушы вакыт эчендә хатынның балалары алдындагы бурычы бер миллион сумнан артып киткән.

Суд приставы аның яңа сөяркәсе белән Татарстанның Лениногорск районындагы бер авылда яшәп ятуын ачыклаган.

Хатынга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Суд ваемсыз анага 10 тәүлеккә сак астына алу рәвешендәге җәза билгеләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100