news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп үлгән

Фаҗига кичә иртән Олы Шилнә торак пунктында булган.

Татарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртәнге унберләр тирәсендә 112 бердәм номерына Тукай районы Олы Шилнә торак пунктының Көнчыгыш урамында 57 яшьлек ир-атның өй янындагы 3 метр тирәнлектәге коега егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Шалтыратып хәбәр итүче ир-атның аңын югалтуын әйткән.

Чакыру буенча килгән коткаручылар альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә ир-атның мәетен өскә чыгарган һәм полицейскийларга тапшырган.


news_right_1
news_right_2
news_bot