Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара полициясенә мәктәпкә шартлаткыч куелу турында ялган хәбәр кергән
Барлыгы 260 бала, укытучылар һ.б. эвакуацияләнгән.
(Кукмара, 23 гыйнварь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Бүген, 23 гыйнварда, 14.00 сәгать тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Кукмараның 4нче мәктәбендә шартлаткыч матдә куелу турында хәбәр алына. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
МЧС, район газ оешмасы, ашыгыч ярдәм күрсәтү, полиция хезмәткәрләре тиз арада әлеге урынга килә. Һәр служба үз эшен тиешенчә башкара. Махсус өйрәтелгән эт ярдәмендә территория, белем йортының барлык сыйныф бүлмәләре тикшерелә.
«Барлыгы 260 бала, укытучылар, мәктәптә кем бар, һәммәсе дә эвакуацияләнде. Тикшерү эшләре алып барылганнан соң, шартлаткыч куелу турындагы хәбәрнең ялган булуы ачыкланды», дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.
Бүлекнең оператив эш хезмәткәрләре шалтыратучының кем булуын ачыклаган. Хәзерге вакытта бу сорауга ачыклык кертү өстендә эш алып барыла, гаебен дәлилләүче материаллар туплана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз