news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан моргында ир-ат гәүдәсе урынына хатын-кыз мәетен биргәннәр

Туганнары мәетләр алмашынганлыгын мәчеттә генә, җеназа намазына алып килгәч кенә беләләр.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан моргында ир-ат гәүдәсе урынына хатын-кызның мәетен биргәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Алар мәгълүматына караганда, мәетләрне Татарстан судмедэкспертиза бюросында бутаганнар. Туганнары мәетләр алмашынганлыгын мәчеттә генә, җеназа намазына алып килгәч кенә беләләр.

Социаль челтәрләрдә бастырылган кадрларда моргка кире кайтарылган одеялга төрелгән мәетне машинадан чыгарулары күренә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, учреждениедә мәетне бирүнең билгеле бер тәртибе расланган, аның нигезендә мәет туганнарына күрсәтмичә генә бирелми.

«Бу очракта, мәетне алыр алдыннан, туганы аны карап чыкты һәм анда үзенең туганы икәнен әйтте. Бу видеокүзәтү системасы белән теркәлгән», - дип сөйләделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Министрлыкта шулай ук гаеплеләргә карата дисциплинар чаралар күреләчәк, диделәр. Республика суд-медицина экспертизасы бюросында мәрхүмнең туганнары алдында гафу үтенгәннәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot