Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда өч бала сөрем газы белән агуланган
Гадәттән тыш хәл кичә кич Годовиков урамында булган.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Казанда өч бала сөрем газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә кичке уннар тирәсендә Годовиков урамындагы 14нче номерлы йортның бер фатирында балалар угар газы белән агуланган, дигән хәбәр килде.
Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм медиклары 6, 12 һәм 16 яшьлек кыз балаларны республика клиник хастаханәсенә алып килә. Балаларга «җиңел авырлыктагы угар газы белән агулану» диагнозы куелды.
Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз