news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда биш автомобиль бәрелешкән авария турында төгәлрәк мәгълүмат билгеле

Массакүләм авариядә бер кеше һәлак булган, тагын өчесен хастаханәгә салганнар

Татарстанда биш автомобиль бәрелешкән авария турында төгәлрәк мәгълүмат билгеле
очевидцы

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Лаеш районында массакүләм юл-транспорт һәлакәт турында төгәлрәк мәгълүмат билгеле булды. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке биштә Казан-Оренбург трассасында «Газель» каршы як полосага чыгып, «Лада Калина» белән кара-каршы бәрелешкән. «Газель» йөртүчесе күптән ял итмәгән булган.

Җиңел машина ундүртенче модельле «Лада»га килеп бәрелгән, ә «ГАЗель» «Гранта»га тиеп узган, аңа исә арттан килүче «Тойота» килеп кергән. Ике җиңел машина да юл кырыена төшеп киткән.

Авариядә «Лада Гранта» машинасының йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән урында үлгән. Аның ике пассажир хатын-кызы, шулай ук «Калина» машина йөртүчесе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен билгели.

«Татар-информ» кичә кич Чырпы авылы янында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгәнен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100