news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән

Авария Зәй-Сарман трассасының утызынчы чакрымында булган.

Сарман районында авариядә ике кеше һәлак булган,  өч кеше имгәнгән
соцсети

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Сарман районында авариядә ике кеше һәлак булган һәм өч кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Зәй-Сарман трассасының 30нчы чакрымында «Жигули» машинасының йөртүчесе тыелган урында узарга чыккан һәм «Лада Гранта» белән кара-каршы бәрелешкән.

Авариядә «Гранта» йөртүчесе шунда ук һәлак була, «Жигули»ның 17 яшьлек пассажиры медсанчастьтә вафат була. «Жигули» шоферы һәм пассажиры, шулай ук «Лада» пассажиры хастаханәгә китерелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100