news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар телендә югары белем бирүне алга сөргән галим Рәшит Шакирҗанов вафат

Галимгә 72 яшь иде.

Татар телендә югары белем бирүне алга сөргән галим Рәшит Шакирҗанов вафат
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Рәшит Шакирҗанов 72 яшендә вафат булды.

Төзелеш механикасында татар телендә югары белем бирү концепциясен һәм укыту-методика комплексын әзерләгән күренекле галимнең вафаты турындагы мәгълүматны КГАСУ җитәкчелеге раслады.

  • Рәшит Әгъләм улы Шакирҗанов татар теле белән фән теле туры килүен алга сөргән фән эшлеклесе. 1975 елдан бирле Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыта. Татар телендә укыту буенча методик кабинет җитәкчесе. Корылмаларның динамикасы, милли мәгариф һәм фәнни-техник терминология буенча гыйльми эшләр авторы. «Фән һәм тел» журналы баш мөхәррире.

«Институтта татар төркемнәре җыйган, техник сүзлекләр чыгарган зур шәхес иде. Тел темасына кагылышлы түгәрәк өстәл утырышларында ясаган чыгышлары васыять итеп укырлык», — ди әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова аның белән бергә утырышларда катнашуын искә алып.

  • Рәшит Шакирҗанов 1949 елның 7 июнендә туган. 150дән артык фәнни, методик һәм популяр мәкалә авторы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.
news_right_1
news_right_2
news_bot