news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кешесе аз хезмәт хакы алуы турындагы шелтә аркасында хатынын үтергән

«Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшеренүчеләр мәгълүматына караганда, бу хәл 23 октябрьдә Әлмәттә булган. 46 яшьлек ир-ат өендә эчкән булган һәм хатыны аны аз акча эшләвендә шелтәли башлаган.

Низаг вакытында ир-ат хатынының күкрәгенә һәм корсагына берничә тапкыр суккан. Хатыны икенче көнне вафат булган. Экспертиза нәтиҗәсендә, хатынының үлем сәбәбе – эчке органнарының җәрәхәтләнүе.

«Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ир-ат үзенең җинаятькә катнашы булуын таныды, тиздән аңа чик кую чарасын билгеләячәкләр. Эшне тикшерү дәвам итә», — диде Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100