news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган артисты Даниил Үтәшев вафат

«Әкият» курчак театры мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

Татарстанның атказанган артисты Даниил Үтәшев вафат
https://www.instagram.com/teatr_kukol_ekiyat

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә «Әкият» курчак театрының талантлы артисты, Татарстанның атказанган артисты Даниил Үтәшев вафат булган. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Әкият» курчак театры мәрхүмнең якыннарының тирән кайысын уртаклаша. Аны «бөек актер, сәхнә остасы, мәдәниятле, театраль эстетикалы, зыялы, мәрхәмәтле кеше», дип искә алалар.

Даниил Үтәшев йөздән артык персонаж ясаган. Алар арасында «Новые приключения трех поросят» спектаклендә Бүре, «Али-баба и сорок разбойников»та Касыйм, «Сказка волшебной ночи»да мистер Никто, «Царевна-лягушка»да Кощей Бессмертный, «Малыш и Карлсон»да Карлсон, «Буратино»да Карабас һәм башкалар, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100