news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран вакытында иминлек кагыйдәләре турында искәртәләр

23 ноябрьдә республика территориясендә буран һәм көчле җил көтелә.

Татарстанда буран вакытында иминлек кагыйдәләре турында искәртәләр

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Гидрометеорология идарәсеннән кисәтүләргә сылтама белән Татарстан халкына буранда иминлек кагыйдәләрен саклау кирәклеге турында искә төшерә.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 23 ноябрьдә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә.

Бу көнне өйдә калырга һәм барлык тәрәзәләрне ныклап  ябарга киңәш ителә. Әгәр урамга чыгарга кирәк булса, башта якыннарыгызга кая барасыгызны һәм якынча кайчан кайтырга тиешле булуыгызны хәбәр итәргә кирәк.

Урамда көчле җил вакытында подъездларда һәм җир асты кичүләрендә яшеренеп торыргә була. Җил зыян китерердәй урыннардан ераграк тору хәерле. 

Буран шартларында машина йөртүчеләргә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә кирәк. Әгәр сез шәһәр читендәге юлда югалган булсагыз яки машина төзек булмаса, сигналларны гудок белән бирегез һәм күтәрелгән капотка якты тукыма элегез. Ярдәмне алга таба машина эчендә көтегез. Бер генә очракта да аннан ерак китмәгез.

Юлларда бозлавык булса, җәяүлеләргә таймый торган аяк киеме кияргә һәм урамнан барганда, бигрәк тә юл аркылы чыкканда, сак булырга кирәк. Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм юлдан зур булмаган тизлектә йөрергә киңәш ителә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot