news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юл һәлакәтеннән соң ике машина коймага барып бәрелгән, ике кеше имгәнгән

Мамадыш тракты һәм Рахлин урамы киселешендә «КИА» һәм «Лада» машиналары һәлакәткә юлыккан.

Казанда юл һәлакәтеннән соң ике машина коймага барып бәрелгән, ике кеше имгәнгән

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң ике җиңел машина коймага барып бәрелгән, ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Һәлакәт кичә кичке сәгать сигезләрдә Рахлин урамы белән Мамадыш тракты киселешендә булган. Биредә  «КИА» һәм «Лада» машиналары һәлакәткә юлыккан.

Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юлның төрле якларына ыргытылган.

Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләгәнчә, зыян күргән ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр. Һәлакәт сәбәпләре билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100