news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кондукторының трамвайда пассажир белән сугышуын видеога төшергәннәр

Наушник кигән кызга кондукторның тавыш күтәргәнен күргәч, трамвай пассажирларының берсе кызны яклап чыккан.

Казан кондукторының трамвайда пассажир белән сугышуын видеога төшергәннәр

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казан кондукторының трамвайда пассажир белән конфликтын видеога төшергәннәр. Ролик социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Кичә социаль челтәрләрдә видео бастырганнар. Анда Казан трамвае кондукторы бер пассажирга ябырылган. Транспорт пассажирларының берсе бу хәлне видеога төшергән.

Ролик авторы фаразы буенча, кыз кондуктор соравына наушникларда утыруы сәбәпле, кычкырып җавап биргән. Кондукторга бу ошамаган Һәм ул кызга тавышын күтәргән.  Очраклы пассажир кызны яклаган, шуннан соң кондуктор яклаучыга йодрыклары белән ябырылып, аяклары белән типкәли башлаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100