Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә шәхси йортта янгында ике ир-ат ис газы белән агуланган
Янгынның мәйданы 64 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә 23.24 сәгатьтә Зәй шәһәренең Гайдаров урамында янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәндә агач йортка һәм аның янкормасына ут капкан була инде.
Янгынны 0.40 сәгатьтә тулысынча сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, 37 яшьлек ике ир-ат зыян күргән. Ис газы белән агуланган ир-атларны хастаханәгә озатканнар.
Янгынның мәйданы 64 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер аның сәбәпләрен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз