Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә давыллы җил Кремль диварына зыян китергән
Кремль диварлары янындагы төзелеш баскычлары да җимерелгән.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Көчле җил Мәскәү Кремленең Кызыл мәйдан ягындагы диварының бер чыгынтысын китеп төшергән, дип хәбәр итә РИА Новости.
Әлеге урыннан кадрларны РИА Новости күрсәтте. Видеода Кремль диварларындагы төзелеш баскычлары конструкцияләре җимерелүе һәм кисәкләргә таралып очып китүе күренә.
Мәскәү Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы элек шәһәр халкына көчле җилнең тизлеге 20 метрга кадәр җитәчәге турында хәбәр иткән иде. Бофорт шкаласы нигезендә, мондый җил агачларның зур ботакларын да сындыра ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз