news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университетының атказанган укытучысы Юрий Фролов вафат

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 23 октябрьдә Тынычлык бистәсендә узачак.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университетының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, фотограф һәм туган якны өйрәнүче Юрий Фролов 84нче яшендә вафат булды.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 23 октябрьдә Тынычлык бистәсендә узачак. Вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Юрий Фролов педагогик эшчәнлеген КФУның журналистика кафедрасында алып барды. Фотога төшерү аның яраткан шөгыльләреннән берсе иде. Аның эшләре үзәк һәм республика нәшриятларында дөнья күргән басмаларны бизәде.

Юрий Фролов журналистика өлкәсендә «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» бәйгесе лауреаты булып танылды. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре» күкрәк билгесе, Россия Журналистлар берлегенең «Һөнәри берләшмә алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100