news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт хореография көллиятенә нигез салучы Алик Бикчурин вафат

Ул Башкортстанның профессиональ балет мәктәбен булдыра.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Башкорт хореография училищесына, хәзер көллияткә, нигез салучы Алик Бикчурин вафат.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, 20 октябрьдә 83 яшендә Санкт-Петербургта Башкортстанның танылган мәдәният эшлеклесе, балет артисты, Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллиятенә нигез салучы һәм беренче директоры Алик Салих улы Бикчурин вафат булды.⠀

Ул Башкортстанның профессиональ балет мәктәбен булдыра, аны тәмамлаучылар хәзер бөтен дөнья буйлап бии. Рудольф Нуриев исемен башкорт балет мәктәбенә бирүнең идея рухландыручысы да ул була. Бикчурин җитәкчелегендә башкорт балет мәктәбен дөньяга таныткан профессиональ биючеләрнең тулы бер плеядасы чыгарыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100