news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы Рәзиф Рәпиев вафат

Рәзиф Рәпиев «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында чыгышында Татарстанда гәрәбә белән дәвалау үзәкләре ачарга чакырган иде.

Россиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы Рәзиф Рәпиев вафат
http://tatar-congress.org

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген безнең арабыздан Россиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, биология фәннәре докторы Рәзиф Рәпиев бакыйлыкка күчте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Рәзиф Әбелкәрәм улы Башкортстанның Шаран районында урнашкан Иске Тамъян авылында 1952 елның 5 декабрендә туа. Бөтен гомерен фәнгә багышлаган галим зур казанышларга ирешә. 2019 елның сентябрендә Рәзиф Рапиев Россиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеме бирелә. Мәрхүм җиңел атлетика буенча СССР җыелма командасы табибы да иде.

2015 елның декабрендә Рәзиф Рәпиев Казанда узган «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында катнашкан. Биредә ул гәрәбә белән дәвалауның өстенлекләренә аерым тукталып, эшмәкәрләрне бу төр дәвалау үзәкләрен Татарстан территориясендә дә ачарга чакырган булган.

«Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Рәзиф Әбелкәрәм улы вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын», диелә кайгы уртаклашу хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100