Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чит ил машинасы йөртүчесе Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешеп һәлак булган
Йөк машинасы йөртүчесе каршы як юлга чыгып, чит ил машинасына бәрелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чит ил машинасы йөртүчесе Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешеп, куркыныч авария корбаны булган. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.
Бүген иртән иртүк республиканың Биектау районы Чыпчык авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «КАМАЗ» һәм «ДЭУ» җиңел автомобиле капма-каршы бәрелешкән.

Фаразланганча, йөк машинасы шоферы башка автомобиль белән бәрелештән читкә китәргә тырышкан, шуңа каршы як юлга чыккан һәм каршы килгән чит ил машинасына килеп бәрелгән.

«Һәлакәттә "ДЭУ" машина йөртүчесе — 50-55 яшьлек ир-ат шунда ук үлгән. Аны салоннан алу өчен коткаручылар чакыртырга туры килде», - дип уртаклашты агентлык белән фаҗига шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз