news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әйләнеп капланган фура турында ялган видео телеграмда таралган

Яңалык авторлары моның бүген көндез Казанда Аккош күле янында булуын расладылар.

Әйләнеп капланган фура турында ялган видео телеграмда таралган
скриншот видео из соц сетей

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Телеграм каналында һәлакәттә әйләнеп капланган фура турында ялган видео чыкты. Фейк хәбәрне бүген «Татарстанга барам» таратты.

Юл-транспорт һәлакәтендә тәгәрмәче шартлап, юл киртәсен җимереп, үзе ян ягына ауган һәм юлның бер өлешен каплаган фура видеосы басылып чыккан. Авторлар бу хәл бүген көндез Казанда Аккош күле янында булды, дип расладылар.

«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, мондый авария бүген дә, башка көннәрдә дә Казанда булмаган.

Ачыкланганча, әлеге видео ике ел элек төшерелгән һәм аның Татарстанга бернинди мөнәсәбәте юк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot