Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда апасын суйган миллионер төрмәдә утырмаячак
Айнур Әбделнасыйровны клиникага мәҗбүри дәвалануга җибәрәчәкләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Инглиз телен өйрәнү буенча бик популяр LinguaLeo кушымтасын уйлап табучы Айнур Әбделнасыйров, Дүртөйлегә кайткач, бертуган апасына пычак кадаган. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы яза.
Аның 47 яшьлек туганы шизофрения белән интеккән һәм гомере буе әнисе белән яшәгән. Ул көнне әнисе кибеткә китә, Айнурга туганын карап торырга куша. Әйләнеп кайтканда коточкыч күренешкә тап була: йорт янында ашыгыч ярдәм машинасы, кызының канга баткан гәүдәсе һәм аның янында Айнур басып тора. Полиция егетне кулга ала.
Тикшерү вакытында Айнурның да психикасы тәртиптә булмавы ачыкланган. Берничә экспертиза аның "үз гамәлләренең куркыныч булуын аңлап бетермәвен " күрсәткән. Егетнең үз-үзен дөрес тотмау билгеләре 2013 елда ук күренә башлаган.
Тикшерү барышында аның үз-үзен белештермичә пычак белән ташланганлыгы ачыклана. Төрмәгә утырту урынына Айнур Әбделнасыйровны клиникага мәҗбүри дәвалануга җибәрәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз