Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны 12гә җиткән
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Александровка бистәсе янында булган.
(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтендә 12 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Искәртеп үтик, “Татар-информ” Александровка бистәсе янында Удмуртия номерлары белән булган “Сетра” туристик автобусы юл кырыена төшеп киткәнлеген хәбәр иткән иде. Автобуста туристлар Самарадан Сарапулга кайта торган булган.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында12 кеше хастаханәгә озатылган. Автобус йөртүчесе Чистай үзәк хастаханәсенә авыр хәлдә китерелгән, дүрт пассажирның хәле уртача авырлыкта, җидесенең хәле канәгатьләнерлек. Тагын алты зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз