Ут чыккач соң була

Сарманда 22 янгын чыгу очрагы теркәлеп, аларда 4 кеше үлде, 1 кеше тән җәрәхәтләре алды

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Сарман муниципаль районында агымдагы елда 22 янгын чыгу очрагы теркәлеп, аларда 4 кеше үлде, бер кеше тән җәрәхәтләре алды, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.
Янгыннар барышында 9 корылма тулысынча янып бетте, тагын 9ына һәм 3 автомобильгә зыян килде. Янгыннарның күбесе электр җиһазларыннан файдаланган вакытта тиешле таләпләрне үтәмәү һәм электр чыбыкларын үзлектән монтажлау аркасында килеп чыккан, ди белгечләр.