Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
9 айда Татарстан юлларында 23 баланың гомере өзелгән
Татарстанда автотранспорт чараларында балаларны утыртып йөртү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 40 меңнән артык очрагы ачыкланган
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елның 9 аенда балалар катнашында 464 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләр нәтиҗәсендә 23 баланың гомере өзелгән, 476 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Бу хакта бүген ТР ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов республика Дәүләт автоинспекциясенең агымдагы елның 9 ае эш нәтиҗәләре буенча узган киңәшмәдә белдерде. Узган ел белән чагыштырганда агымдагы елда баллалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 15,1 процентка арткан, җәрәхәтләнүчеләр – 18,1 процентка.
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән балаларның 248нә 7-14 яшь, яки 53,5 процент икәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Юл һәлакәтләрендә шулай ук 7 яшькәчә 132 бала (28,5 процент) һәм 14-16 яшьлек 106 бала (22,8 процент) зыян күргән.
Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, узган чорда республикада автотранспорт чараларында балаларны утыртып йөртү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 40 меңнән артык очрагы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз