news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгын турында хәбәр итә торган сигнал ярдәмендә, Татарстанда яшәүче гаилә исән калган

Йортта сигнал бирә торган прибор Татарстан Президентының социаль программасы буенча республика бюджеты хисабына куелган.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген кич Теләче авылында Пушкин урамында йорт янган. Бу хакта янгын сагының 101 номерына 18.47 сәгатьтә хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр йортта хәбәр итә торган сигнал эшләвен ачыклаган. Нәтиҗәдә ир белән хатын һәм бабай янгын чыккан йорттан чыгып өлгергән.

Янгын сүндерүчеләр берничә минуттан 48 кв метр мәйдандагы янгынны сүндергән. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.

Йортка сигнал бирә торган прибор Татарстан Президентының социаль программасы буенча республика бюджеты хисабына куелган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100