news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдәге атышта зыян күрүчеләр саны 43кә җитте

Атышны оештырган кеше генә авыр хәлдә ята.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Пермь университетындагы атышта зыян күргән кешеләрнең саны 43кә җитте. Атышны оештырган кеше генә авыр хәлдә ята: аның балтырына ампутация ясаганнар.

«Бүгенге көндә зыян күргән 43 кеше бар. Алар арасыннан 12 кеше Пермь шәһәренең өч стационарында ята. Атышны оештырган кеше генә авыр хәлдә, кичә кич аның балтырына ампутация ясадылар. Хәле тотрыксыз, авыр. Калган 11 пациент канәгатьләнерлек хәлдә, шулай ук амбулатор дәвалануда булган кешеләр дә канәгатьләнерлек хәлдә», - дип белдерде Пермь краеның сәламәтлек саклау министры Анастасия Крутень.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр саны арту, кешеләрнең бу хәлләрдән соң гына медицина ярдәменә мөрәҗәгать итүләренә бәйле. Кагыйдә буларак, бу стационар дәвалау таләп итми торган җитди булмаган яраланулар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100